news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Әхмәтханов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Шул турыдагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Документта язылганча, Әхмәтханов «Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә һәм күпьеллык нәтиҗәле эшенә зур өлеш керткәне өчен» билгеләп үтелде.

  • Җәүдәт Әхмәтханов этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшереп торуын тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының дәүләт инспекциясе белән җитәкчелек итә. Моңа кадәр, 2010 елдан 2013 елларда ул Карачай-Черкес Республикасының Эчке эшләр министрлыгын җитәкләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100