news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан да читтә калмаячак»: республика табибларын мобилизациягә әзерлиләр

Россиянең башка табиблары кебек үк, Татарстанның медицина хезмәткәрләрен дә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләячәкләр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шулай дип белдерде.

«Һичшиксез, Татарстан да читтә калмаячак, медицина хезмәткәрләре (биредә аларны мобилизацияләү хакында сүз бара) алдына куелган барлык бурычлар да тулы күләмдә үтәләчәк», - дип искәртте ул.

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына озатылачак табиб һәм шәфкать туташларының төгәл саны әле билгеле түгел. Хәзер бу процесс бара, диде Владимир Жаворонков.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстандагы мобилизацияләнгән гражданнарны җыю пунктларында грипп һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация пунктлары ачарга ниятләүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100