news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан цифрлы трансформация буенча иң алдынгы төбәкләр исемлегенә керде

Татарстан цифрлы трансформация рейтингының башында торган Россия төбәкләре исемлегенә кергән. Бу хакта бүгенге киңәшмәдә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

«ЦТҖ (цифрлы трансформация җитәкчеләре – Т-и искәрмәсе) эшен бәяләү нәтиҗәләре буенча федераль министрлыклар һәм ведомстволар арасында Хезмәт министрлыгы, Көнчыгышны үстерү министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Росрезерв лидерлар булды. Төбәкләр арасында Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан һәм Ханты-Манси автономияле округы рейтингның башында тора», – дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук мәгълүмати иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Владимир Путин карарын үтәү, киберкуркынычларга каршы көрәш буенча штаблар булдыру статусы һәм урыннарда ІТ-тармакка ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, РФ субъектлары санкцияләр басымы шартларында төрле өстәмә ярдәм чаралары керткән иде. Мәсәлән, ІТ-бизнес өчен 42 төбәктә салым исәпләнүнең гадиләштерелгән системасын куллана торган ІТ-компанияләр өчен салым ставкалары киметелде, 16 субъект төбәк грантлары бирә һ. б.

  • 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгатьтә Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Көнбатыш илләре операцияне тәнкыйть белән кабул итте һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100