news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бюджетыннан шәхси затларның терлек биналарын яңартуга акча бүленеп биреләчәк

Төбәк бюджетыннан дотацияләргә 4,5 һәм 6 сыер асраучылар өметләнә ала

  (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан бюджетыннан шәхси затларның терлек биналарын яңартуга акча бүленеп биреләчәк. Төбәк бюджетыннан дотацияләргә 4,5 һәм 6 сыер асраучылар өметләнә ала. Бу хакта бүген агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Аграр тармак башлыгы белдергәнчә, шәхси хуҗалыкларга терлек биналарын яңартуга 200 әр мең сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Моннан тыш, күптән түгел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яшь терлек сатып алганда, 15 әр мең сум бирү турында карар кабул ителде.

Ведомство җитәкчесе узган җәйдә республика бюджетыннан һәр савым сыер башыннан 3 мең сум, ә яше тулган һәр кәҗә башыннан 1 мең сум бүлеп бирелүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100