news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Биоресурслар дәүләт комитеты һәм «Ак калфак» хәрбиләргә булышуны дәвам итә

Татарстан Биоресурслар дәүләт комитеты һәм «Ак калфак» хәрбиләргә булышуны дәвам итә
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Әгерҗе районы бүлекчәсе вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Уртак тырышлык белән җыелган чираттагы гуманитар йөк партиясенә маскировка челтәрләре, азык-төлек, татлы ризыклар, үләннәрдән ясалган чәй һәм эчәргә яраклы су кергән. Чираттагы ярдәм партиясен махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби килеп алды.

Мондый гуманитар ярдәм ай саен җибәрелә. Һәр посылка — хәзерге вакытта алгы сызыкта булучыларга җибәрелә торган җылының бер өлеше. Ул хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп кенә калмый, ә аларның сугышчан рухын да ныгыта, өйдә аларны сагынып көтүләрен искә төшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot