news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Минск өлкәсе парламентара хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

Бүген Беларусь Республикасының Гродно шәһәрендә Беларусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Форумның пленар утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Документны ике дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наталья Якубицкая имзалады. Килешү Татарстан белән Минск өлкәсе арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.

«Татарстан һәм Беларусь регионнарының тыгыз элемтәләрен өстәмә рәвештә законнар белән рәсмиләштерү зарур. Сүз федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә уртак эшне тирәнәйтергә мөмкинлек бирүче өстәмә закон актларын кабул итү турында бара», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге халыкара катлаулы шартларда Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы, ике дәүләт лидерлары, бизнес вәкилләре интеграцион процессларның яхшы үрнәген күрсәтә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзер бу эшкә төбәк закон чыгаручылары да актив кушыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100