news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан белән Санкт-Петербургны берләштергән туристлык маршруты җиде көн дәвам итәчәк

Маршрут Россиягә беренче тапкыр килүчеләр һәм мәшһүр истәлекле урыннар белән танышырга теләүчеләр өчен билгеләнгән.

Татарстан белән Санкт-Петербургны берләштергән туристлык маршруты җиде көн дәвам итәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты белән Санкт-Петербург Туризм комитеты бергә “Сарайлар һәм мәчетләр” экскурсия маршрутын эшләгән, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында.

“Сарайлар һәм мәчетләр” – 7 көнлек маршрут. Аның программасына Санкт-Петербургта 4 көн булу, Казанга очу һәм Татарстан башкаласында өч көн тору кергән. Ике шәһәрдә дә автобуста экскурсияләр үткәреләчәк, танылган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне карау оештырылачак.

Татарстанда үткәреләчәк “Сарайлар һәм мәчетләр” маршрутында туристларны Казан Кремле, Свияжск һәм Болгар белән таныштырачаклар. Санкт-Петербургта туристлар Дәүләт Эрмитажы, Петропавловск крепосте, Исаакиев соборы, Шувалов, Меншиков һәм Юсупов Сарайларында булачаклар. Шулай ук Петергоф белән Царское Селога экскурсия булачак.

Маршрут Россиягә беренче тапкыр килүчеләр һәм мәшһүр истәлекле урыннар белән танышырга теләүчеләр өчен билгеләнгән.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100