news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск мәктәбендә һәлак булганнарны Татарстан башкаласында искә алдылар

Ижевск мәктәбендә һәлак булганнарны Татарстан башкаласында искә алдылар
Дарья Сәйфиева

Казанның Ленин бакчасында Ижевск мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алдылар. Шәһәрдә яшәүче дистәләгән кеше сквердагы мемориалга чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Ижевскида һәлак булган кешеләрне искә алырга килгән казанлылар белән аралашты. Ул ышандырганча, уку йортларында куркынычсызлык системасын камилләштерү өчен дәүләт бөтен көчен куя һәм моны эшләүне дәвам итәчәк.

«Төрле ведомстволардан һәм министрлыклардан 18 психолог ярдәмгә мохтаҗларга булышу өчен Ижевск шәһәренә юл тотты. Табиблар да, психолог-белгечләр дә инде урынга килеп җитте», –  дип сөйләде Татарстанның вице-премьеры.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова казанлыларның барысы да һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Бу бик авыр, чөнки узган елгы яралар әле төзәлмәгән. [Ул вакытта] фаҗигаләр Казан мәктәбендә генә түгел, Пермьдә дә булды. Безнең өчен бу хәл ул вакыйгаларга кире кайту кебек. Әлбәттә, бүген «Ижевск, без сезнең белән!» диясе килә. Без бу хәсрәтне аңлыйбыз, аны бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый», – диде ул.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Чарада шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов катнашты. Ул бөтен оешма исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Искәртәбез, Ижевскиның 88нче мәктәбендә укып чыккан егет бүген иртән анда атыш оештырды һәм үз-үзенә кул салды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше, шул исәптән балигъ булмаган яшьтәге 11 бала үлде. Тагын 24 кеше җәрәхәтләр алган. Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде.

Россия Президенты Владимир Путин бу фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты, төбәк һәм федераль хакимиятләргә һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү өчен барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100