news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында бишенче тапкыр «Төнге Казан» йөгереше узачак

16 июльдә ТР башкаласында бишенче тапкыр «Төнге Казан» йөгереше узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөгерешкә теркәлү 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 3-10 яшьлек атлетлар 300 һәм 600 метрга йөгерә һәм беренче медальләрен ала алачак. Программада шулай ук спорт ориентлашуы буенча традицион ярыш планлаштырылган.

Төнге җиңел атлетика ярышы Казансу яр буенда «Урам» экстрим-паркы янында старт ала.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100