Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан авыл хуҗалыгы министры чәчү эшләрен 5 июньгә кадәр төгәлләргә өметләнә
Татарстанда чәчү кампаниясе планының 86 проценты башкарылган. Аграрийлар барлык көчләрен тупларга һәм аны 5 июньгә кадәр тәмамларга тиеш, диде Татарстан Премьер-министрының урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә.
Бүгенгә Татарстанда 1, 580 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. Шул исәптән бөртеклеләр 950 мең га (91 процент), шикәр чөгендере 49,3 мең га (96 процент), кукуруз 115 мең га (65 процент), көнбагыш 180 мең га (86 процент), рапс 96 мең (74 процент), бәрәңге, яшелчә 3,7 мең гектар (52 процент) мәйданда чәчелгән.
Җәббаров сүзләренчә, кампания башыннан яңгыр яву сәбәпле, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чәчү эшләрен иртәрәк тәмамлый алмады.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматлары буенча, апрельдә һәм майның ике декадасында Татарстанда 130 мм га якын явым-төшем булган, бу уртача күпьеллык күрсәткечтән ике тапкыр диярлек күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз