news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмәсе, конгресс ачыла

Лаеш районындагы чарада Россия һәм чит илләрнең150дән артык эре компанияләре һәм фәнни институтлары, тармак оешмалары һәм ассоциацияләре катнаша

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Бүген сәгать 10да Лаеш районы Олы Кабан авылы янында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында Европа белгечләрендә зур популярлык казанган инновацион авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачыла. Бүгеннән 26 июньгә кадәр дәвам иттереләчәк “Идел буенда Халыкара кыр көннәре”ндә Россия, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия, АКШ һәм башка чит илләрнең150дән артык эре компанияләре һәм фәнни институтлары, тармак оешмалары һәм ассоциацияләре катнашуы көтелә. Күргәзмә ачу тантанасына ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев һ.б. рәсми затлар чакырулы.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, күргәзмәне карарга килүчеләр реаль кыр шартларында үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы өлкәләрендәге соңгы казанышлар һәм яңалыклар белән таныша ала. Үсемлекчелек юнәлеше, аерым алганда, уҗым бодаен үстерү технологияләре буенча Россия, Германия, Швеция, Чехия һәм Польша экспертлары катнашында конкурс уздыру да күздә тотыла. 

Күргәзмә кысаларында бай эчтәлекле эшлекле программа да каралган. Аның төп чарасы – “Россиянең үзен-үзе тәэмин итүнең юлы буларак эшмәкәрлек” конгрессында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Хөкүмәте, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) вәкилләре катнашуы көтелә. Чарада шулай ук үсемлекчелек, терлекчелек, агросәнәгать комплексын кадрлар һәм техника тәэминаты мәсьәләләре турында фикер алышу каралган.

Искәртеп үтәбез: күргәзмә сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр эшли. Казан метросының “Җиңү проспекты” станциясеннән күргәзмәгә ярты сәгать саен микроавтобус барачак: 24 июнь – иртәнге 8.00дән 17.00гә кадәр, 25 июнь – 8.30дан 17.00гә кадәр, 26 июнь 8.30дан 16.00гә кадәр. Бу хакта күргәзмәнең рәсми сайты www.mdpp.ru аңлатма бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100