news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан агросәнәгать комплексы субсидияләрен каплау өчен бюджеттан 303 млн сум алачак

Быел Татарстан республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү максатыннан юнәлдерелгән чыгымнарны өлешчә каплау өчен федераль бюджеттан 303 миллион сум субсидия алачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә агросәнәгать комплексы объектларын төзү һәм (яисә) яңартуга турыдан-туры тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга, шулай ук сөт продукциясенең аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалауны кертү өчен маркировка җайланмаларын сатып алу һәм файдалануга тапшыруга тотылган төбәк чыгымнарының 58 процентын финанслашу турында сүз бара.

Үз чиратында, Татарстан бюджетыннан әлеге максатларга 522,4 миллион сум күләмендә субсидияләр бүленәчәк.

Акчалар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм Россия оешмаларына 2024 елда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сайлап алынган 13 инвестиция проектын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot