news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан аграрийлары Зәй коллегаларыннан тәҗрибә туплый

^Татарстан аграрийлары Зәй коллегаларыннан тәҗрибә туплый

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Зәй районының "Зәй шикәре" ААҖ базасында 29 июньдә башланган республиканың авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә багышланган семинар-киңәшмәсе тәмамлана. "Зәй шикәре" базасында өч көн дәвамында авыл хуҗалыгының җитәкчеләре һәм баш белгечләре белемнәрен арттырды. Бу вакыт эчендә Зәй районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән республиканың 100дән артык аграрийлары тәҗрибә туплады. Аерым алганда, алар туфракны эшкәртүче һәм чәчүче чит ил һәм үзебезнең техниканың эш принциплары, терлекләрне карау буенча заманча технологияләр белән таныштылар. Семинарда сүз уңыш җыеп алу кампаниясенә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100