Татарстан аграрийлары уникаль культиваторлар алачак
Татарстан аграрийлары уникаль культиваторлар алачак
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү кампаниясе алдыннан 100 яңа буын культиваторлары алачак. Әлеге агрегатларны Германиянең “Квернеланд” фирмасы чыгара. Аның технологиясен үзләштереп, Татарстан җитештерүчеләре үзләренең культиваторлар производствосын булдырган. Бүген аларның Буа машина төзелеше заводы һәм “Агрохимагро” ААҖ чыгара. Яңа техника җитештерүчәнлекне 2-3 тапкыр арттырырга, ягулыкны 2,5 тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирә. Туфракны әзерләү сыйфаты да югары була, чөнки культиватор җирне йомшарту һәм тыгызлаудан тыш, чүп үләннәрен дә юкка чыгара.