Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 2022 ел ахырына барлык дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерергә җыена
Айрат Хәйруллин сүзләренчә, хезмәтне читтән торып алу мөмкинлеге булдыру гына түгел, ә аны күрсәтү тизлеге дә мөһим.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин).Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы агымдагы ел азагына кадәр барлык төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерергә җыена. Республикада барлыгы 378 төбәк һәм муниципаль хезмәт бар, һәм үз планнарын гамәлгә ашыру өчен белгечләргә бу елда 253 хезмәтне электрон рәвешкә күчерергә кирәк.
«2021 елда без өстенлекле төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен бер елга алданрак үтәдек. Бүген бөтен республика территориясендә 125 хезмәтне электрон рәвештә алырга мөмкин», — диде ведомство министры Айрат Хәйруллин.
Хәйруллин сүзләренчә, хезмәтне читтән торып алу мөмкинлеге булдыру гына түгел, ә аны күрсәтү тизлеге дә мөһим.
«Без электрон хезмәтләр күрсәтүнең өч стандартын беркетергә тәкъдим итәбез: „алтын“, ул 1 эш көне дәвамында, „көмеш“ — 3 көн дәвамында һәм 10 эш көне эчендә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан „бронза“ стандарт. Татарстан дәүләт хезмәтләре тиз, уңайлы һәм ышанычлы. Менә нәрсәгә омтылачакбыз», — дип йомгаклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз