news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» һәм Мәскәү татарлары автономиясе хезмәттәшлек турында килеште

Казанда Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре «Татаркино» җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашты.

Алар уртак проектлар һәм үткәреләчәк чаралар турында фикер алышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар телен Ак бүре белән өйрәнәбез» укыту мультимедиа проекты төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге алачак. Бу татар теле белән мөмкин кадәр күбрәк балалар һәм өлкәннәр танышсын өчен эшләнелә.

2022 елның сентябрендә Казанда Мәскәү татарлары автономиясе катнашында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында легендар артист Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган кичә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100