news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарcтан аграрийлары делегациясе Тамбовтагы чараларда катнаша

Иртәгә Тамбовта Россия Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды ачыла

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә Тамбовта Россия Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды ачыла. Бүген Татарстанның аграр делегациясе съезд алды чараларында катнаша. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хзәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясендә белдерделәр.
Делегация составында Татарстанның танылган фермерлары, кайбер предприятие һәм оешма вәкилләре бар. Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли. Ул Тамбовка иртәгә китәчәк.
Бүген Татарстан вәкилләре Россия Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе Советы утырышында һәм “Россия фермеры” программасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә катнаша.
Иртәгә Россия Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды 14 сәгатьтә башлана. Бу чара башланганчы алар Тамбов өлкәсенең кайбер агросәнәгать комплексы предприятиеләрен карыячак. Съездда РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның да катнашуы көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100