news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» акциясендә Мордовия Республикасы катнашты

«Татарча диктант» акциясендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәреннән 40 кеше катнашты. Диктор  Айсылу Новикова булды, ул үзе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Иң яшь катнашучы студентка 17 яшь, иң олы һәм актив катнашучыга 75 яшь.

«Татарча диктант» акциясе грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100