Айдар Галимов Уфа бүләкләрен алды

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка яңа ел алды шатлыклы вакыйгалар белән билгеләнә

(Уфа, 31 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка яңа ел алды шатлыклы вакыйгалар белән билгеләнә. Яраткан җырчыбыз Уфа шәһәренең дәрәҗәле бүләкләрен алды.
“Айдар” театр-студиясе җитәкчесе Айдар Галимов Уфа шәһәренең Мактау кәгазе һәм “Уфа шәһәренә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән медаль белән бүләкләнде. Талантлы җырчыга бу бүләкләр Уфа шәһәре советы утырышында тапшырылды. Башкала советы рәисе Ирек Нигъмәтуллин, югары бүләкләрне тапшырганда, Айдар Галимовның популяр җырчы гына түгел, ә актив тормыш позициясе булган ватандашыбыз булуын да ассызыклады.
Айдар Галимов, җавап чыгышында, үзен зурлаганнары өчен ихлас рәхмәтен әйтте һәм Уфаның чәчәк атуы хакына тагын да илһамланыбрак иҗат итәчәген ышандырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Айдар Галимов Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка да дәгъва итә. Сайлаулар 13 мартта үтәчәк.