Димитровградта Татар мәдәнияте һәм теле көне узачак

Иҗади кичәдә татар биюләре һәм җырларын башкаручы ансамбльләр һәм солистлар катнашачак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 9 ноябрьдә Димитровград шәһәрендә Татар мәдәнияте һәм теле көне грант проектын тормышка ашыру кысаларында үткәреләчәк. Грантка Татар милли-мәдәни автономиясе ия булган иде. Бу турыда  "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Иҗади кичәдә татар биюләре һәм җырларын башкаручы ансамбльләр һәм солистлар катнашачак. Бер еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча автономиянең актив әгъзаларын бүләкләү оештырылачак.