Төркестанны төрки дөньяның мәгълүмати үзәге итәр дип уйланган медиаүзәк ачылды

Көньяк Казахтандагы бу шәһәргә килгән һәр журналист һәм турист медиаүзәктәге җиһазлардан файдалана алачак.

(Төркестан, 31 октябрь, "Татар-информ, Рәмис Латыйпов). Казахстанның Төркестан шәһәрендә Turkistan media халыкара үзәге ачылды. Медиаүзәк ачылу тантанасында өлкә хакиме Жансейит Туймебаев бу адым Төркестанны тиз арада төрки дөньяның мәгълүмати үзәге итәргә мөмкинлек бирәчәк диде.

Медиаүзәктә интернет челтәренә тоташтырылган 15 компьютер бар. Төркестанга килгән һәр журналист, өлкәдә узган чараларны үз мәгълүмат чарасында яктырту өчен медиаүзәк җиһазларыннан - компьютер, телевизорлардан файдалана алачак.

"Журналистлар гына түгел, хәтта шәһәргә килгән туристлар да, шәһәр турында мәгълүмат язарга теләсә, медиаүзәктән файдалана алачак. Моның өчен медиаүзәккә килеп, үзеңнең кем икәнеңне әйтеп, теләгеңне җиткерү җитә", - диде "Татар-информ хәбәрчесенә медиаүзәк директоры Торебек Байтасов.

Медиа үзәк шәһәрдәге иң билгеле тарихи корылма - Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолее янында урнашкан. Медиаүзәк, журналистларга хезмәт күрсәтүдән тыш, шәһәр, өлкә яңалыкларын казах, төрек, азәрбәйҗан, үзбәк, кыргыз телләренә тәрҗемә итеп таратачак.

  • Төркестан - Көньяк Казахстандагы өлкә үзәге булган шәһәр, биредә 157 мең кеше яши. Казахстан шәһәрне төрки дөньяның мәдәни үзәге итеп танытырга тели. Төрек мәдәнияте халыкара оешмасы - ТЮРКСОЙ утырышында Төркестан 2017 елда төрки халыклрның мәдәни башкаласы дип табылган иде.