Санкт-Петербургта Милли мәдәният фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итәләр

Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халык тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән таныштыру.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 8 ноябрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы узачак. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Милли мәдәният фестивалендә татар мәдәниятен күргәзмә, мастер-класс һәм уен программалары, әдәби кичәләр аша таныштырачаклар. Чарада милли әдәбият, музыка, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре дщ тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халык тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән таныштыру.Чарада рәсми затлар катнашуы, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа басмалары күргәзмәсен ачу һ.б. көтелә