Самараның "Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат

Мәрхүмне иртәгә, 1 ноябрьдә, шәһәрнең мөселман зиратында җирлиләр.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат булган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.Мәрхүмне иртәгә, 1 ноябрьдә, шәһәрнең «6 нчы тупик» мөселман зиратында (Юзов ур., 2) җирлиләр. Аның белән хушлашу 10.00 сәгатькә кадәр Самара шәһәре, Г. Димитров урамы, 97-124 адресы буенча үтәчәк. Рәфгать Әһлиуллин "Бердәмлек" газетасын 1990 елда ачылганнан бирле җитәкләгән."Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Рәфгать әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын", дип яза Самара татарлары сайты. Рәфгать Әһлиуллин быел 7 сентябрьдә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.