Төркиянең Анталия татарлары беренче тапкыр күмәкләшеп Корбан Гаетен билгеләп үтәчәк

Бу эштә милләттәшләр Анталия дин әһелләре ярдәменә өметләнә.
(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Анталия татарлары бергәләп Корбан Гаете уздырачак. Мондый чараны милләттәшләребез беренче тапкыр үткәрергә әзерләнә. Бу хакта Анталия татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.  Корбан Гаетен алар Анталия мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә билгеләп үтәргә ниятли.   Анталия татарлары быел беренче тапкыр Сабан туе уздырды. Анда 200ләп кеше катнашкан иде.