Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте Сабан туена әзерләнә
Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте Сабан туена әзерләнә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте 12 июнь көнне Рига каласының Югла күле буенда Сабан туе үткәрергә җыена. Биредә татар халкының милли бәйрәме инде 2002 елдан бирле үткәрелә. Быелгы Сабан туе исә Казанның 1000 еллыгына багышлана. «Идел» татар җәмгыяте әгъзалары белдерүенчә, оешманың быел уздырыла торган барлык мәдәни чаралары да татар мәркәзенең олуг юбилеена багышлап үткәрелә.
Югла күле буенда үткәрелә торган Сабан туенда, узган елдан башлап, татарлар гына түгел, ә республиканың башка милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре дә бик теләп катнаша. Шуңа күрә халкыбызның милли бәйрәме биредә инде, чын мәгънәсендә, халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелеп бара. Шуның белән бергә, ул һәр елда да татар халкының милли традицияләренә туры китереп үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз