Ульяновск өлкәсенең Инза шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көне булды

Татар хатын-кызларының баш киеме — калфак чигү буенча мастер-класс та үткәрелде.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Инза шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Анда иҗат коллективлары һәм солистлары милли бәйрәмдә катнашучыларны бай эчтәлекле концерт программасы белән сөендерде.

Мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу Әлмәтова татар хатын-кызларының баш киеме — калфак чигү буенча мастер-класс та үткәрде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Күркәм чарада шәрәфле кунаклар — Инза районы башлыгы Евгений Мизинов, район хакимияте башлыгы Александр Макаров, татар автономиясенең район советы рәисе Наилә Нугаева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә районның мәдәният һәм халыкның ялын оештыру идарәсе башлыгы Наилә Нугаевага Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасы тапшырылды.

Инзаның 4нче урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Наилә Ибәтуллова, «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рафаэль Әхтәмов, районның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рафаил Әмиров өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашучы тынгысыз йөрәкле милләттәшләр — «Ак калфак» оешмасының район советы җитәкчесе Илүсә Коломак, оешманың совет әгъзалары Сафия Музафярова, Роза Нугаева, Рәйсә Бельхеева, Шәмсинур Кантеева, Фәридә Грунева, «Дуслык» вокаль коллективы җитәкчесе Леонид Семенов, мәктәп укучылары Амина Бадретдинова һәм Эвелина Буренина өлкә «Ак калфак» оешмасының Рәхмәт хатларына лаек булды.