Петербургта татар эшмәкәрләре продукциясен сату нокталарын арттырырга уйлыйлар

«Петербургта яшәүче татар кешесе шәһәрнең икенче башына килә дә, башта продукциясен ала, аннары татарча сөйләшә башлый», — диде Азнакай башлыгы урынбасары.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санкт-Петербургта татар авылларында җитештерелгән продукцияне сату нокталарын арттырырга ниятлиләр. 

«Татар базары» проекты буенча Азнакай районы һәм Санкт-Петербургның Красногвардейск районы арасында 2018 елда килешү төзелгән. Азнакай башлыгы урынбасары Булат Шәфигуллин Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» секция мәйданчыгында шул хакта сөйләде.

«Хәсән базарына барып карадык та, җыелышып шушы эшне башлап җибәрдек. Хәләл азык-төлек булырга тиеш дип киләбез, бу шул юнәлештәге проект. Бүген 50-60 җитештерүче бар. Пензадан, Самарадан да, Башкортстаннан, Татарстаннан да егетләр бар», — диде Булат Шәфигуллин.

«Петербургта торган татар кешесе шәһәрнең икенче башына килә дә, башта продукциясен ала, аннары татарча сөйләшә башлый. Анда эшләүче татар егетләре-кызлары татарча сөйләшә. Елый-елый, „татарча сөйләшү күңелгә май булып ятты“ дип әйтүчеләр бар», — диде Азнакай башлыгы урынбасары «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул «Татар базары»ның 2019 елда ачылганын искәртте. «Ленинград өлкәсендә һәм Санкт-Петерургта биш нокта ясау турында сөйләшенгән. Хәләл продукция бик кирәк», — диде.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эш буенча комитет башлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә теләктәшлек ассоциациясе башкаручы директоры Фәрит Уразаев моны башка татар эшмәкәрләренә дә кирәкле проект дип бәяләде. «Шәһәр халкы сыйфатлы азык ашарга тели, бу милләттәшләргә мөһим проект», — диде.