Димитровградта «Умырзая» татар халык иҗатының балалар фестиваль-конкурсы узды

«Киләчәктә фестивалебезгә төбәкара конкурс статусы бирү турында хыялланабыз», — ди Балалар иҗат йортының педагог-оештыручысы Екатерина Сорочкина.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22нче мәктәбендә «Умырзая» татар халык иҗатының балалар фестиваль-конкурсы узды.

Бәйгедә катнашучыларны шәһәр татар автономиясе рәисе урынбасары, спорт самбосы федерациясе президенты Ривкат Хафиятов сәламләде. Ул халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева белән ана теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллинага грамоталар тапшырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

«Киләчәктә фестивалебезгә төбәкара конкурс статусы бирү турында хыялланабыз, безнең сәхнәдә Казан, Самара, Саратов шәһәрләренең яшь талантлары да чыгыш ясар иде», — диде Балалар иҗат йортының педагог-оештыручысы Екатерина Сорочкина.