Ульяновски өлкәсе мәктәпләренә – компьютерлар

Ульяновски өлкәсе мәктәпләренә – компьютерлар

(Ульяновски, 31 гыйнвар, “Татар-информ, Ләйлә Исламова). Россия Президентының мәктәпләрне бушлай компьютерлаштыру программасы нигезендә Ульяновски өлкәсе Барыш районындагы Зөябаш һәм Каңлы (Калда) исемле ике татар авылы мәктәпләренә дә компьютерлар һәм мультимедиа корылмалары тапшырылды.

Зөябаш – атаклы фабрикант Акчуриннарның төп утары булган. Акчуриннар заманыннан ук калган театрга мәхәббәт тә узган гасырның 90нчы елларына кадәр сакланып килде. Авылның рухи җаныдай саналган Әбделхәй ага Урмеев тырышлыгы белән биредәге музей тирә-якта дан тота иде. Ләкин Акчуриннарның постау фабрикасы, совет чорында III Интернациональ исеме астында шөһрәт яулавы нәтиҗәсендә, бирегә башка милләт вәкилләре дә күпләп килеп урнашкан. Нәтиҗәдә мәктәптә ана теле хәлләре бик тә мөшкелләнгән. Чөнки мәктәп милли статусыннан мәхрүм ителгән.

Ә менә күрше Каңлы авылы мәктәбен тәмамлаучылар - ана теле буенча олимпиадаларда һәрдаим җиңүчеләр арасында. Дәүләт педагогия университетына укырга килүчеләр арасында да бу авыл балалары байтак. Чөнки ана телен һәм татар әдәбиятын укыту биредә югары дәрәҗәдә куелган. Димәк, компьютерлар да аларга вакытында килеп җиткән.