news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Телебезне саклый алсак, республикабызны да саклаячакбыз

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республикада «Прогимназия» пилот проекты эшләнеләчәген әйтте.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов республиканың киләчәге татар телен саклап калудан тора, дигән фикердә.

«Татар теле — милли мәдәният, милли аңыбызның зур өлеше. Аны сакласак, республикабызны саклаячакбыз. Шулай булганда киләчәгебезне өметле дип күрәм. Киләсе елда дүрт „Прогимназия“ пилот проектын эшләп карарга телибез. Казан, Чаллы, Түбән Камадан килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, балаларын саф татар телендә тәрбияли торган бакча һәм татарча белем бирә торган башлангыч мәктәптә укытасы килгән ата-аналар бар», — диде ул Фатыйха Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиядә очрашуда.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, шундый гаиләләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, киләсе елда Казанда — ике, Чаллыда — бер, Түбән Камада бер «Прогимназия проекты» эшләячәк.

«Мәктәп җитәкчеләренә үтенечем бар: хәзер әти-әниләр белән эшләве авыр, бик яхшы аңлыйм. Алар бик күп бурычларны балалар бакчасы, мәктәпләргә күчерә. Ата-аналар бернәрсәгә дә җаваплы да, гаепле дә түгел, күп мәсьәләләргә бары тик бакча белән мәктәп җитәкчелеге җаваплы. Гайрәт чигерә торган очраклар булуга карамастан, алар белән эзлекле, үтемле эш алып барырга кирәк», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100