"Татар-информ"да Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

 (Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 декабрь көнне, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, шулай ук Башкарма комитет рәисенең икътисади багланышлар буенча киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин һәм Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашыр дип көтелә.

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

Tatar-inform.tatar сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.