news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» бию ансамбле җитәкчесе Әстерханда татар мәдәни үзәге оештырырга тели

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Үмәров туган ягы Әстерханга кайтып, татар мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнәсе килүен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировка сөйләде.

«Мирас» бию ансамбле җитәкчесе  Әстерханда татар мәдәни үзәге оештырырга тели
http://tatar-congress.org

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Мирас» бию ансамбле җитәкчесе, тумышы белән Әстерхан өлкәсеннән булган Дәүләт Үмәров Әстерханда татар мәдәнияте үзәге төзергә тәкъдим ите. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

29 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Үмәров белән очрашты. Дәүләт Үмәров Әстерхан өлкәсенә күчеп кайту нияте һәм анда татар мәдәнияте үсешен тәэмин итүче үзәк булдыру теләге барлыгын әйтте.

Бу сорауны хәл итүдә Хөкүмәтнең булышлыгы да бик мөһим дип ассызыклады ул һәм Татарстан Президентына рәсми хат юлларга ниятләвен җиткерде. Данис Шакиров бу идеяне хуплады һәм конгресс ягыннан да булышлык булачагын әйтте.

Шулай ук, әлеге очрашуда филология фәннәре кандидаты, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы Фәнзилә Җәүһәрова да катнашты. «Төмәндә, Пензада, Пермьдә бик матур ансамбльләребез эшләп килә, безнең теләгебез — Әстерханда да татар мәдәнияте үсеше өчен мәйдан булдыру», — ди ул.

Очрашуда 2020 елның төп темаларының берсе «Гамәл Стратегиясе» турында да фикер алыштылар. Әлеге документ 2020нче елның августында «Милләт Җыены» нда кабул ителде, диелә бу хәбәрдә.

Дәүләт Үмәров Әстерхан өлкәсенең Идел буе районыда туган. 2005 елда Казанга күченеп, «Мирас» бию ансамблен төзи. Ул республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни эшчәнлек тә алып бара. 2016 елдан башлап Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100