Истанбулда төрек пешекчесе татар халкының милли ризыгы - итле бәлеш пешергән

Мастер-класста итле бәлешне төрек аш-су остасы Ясин пешергән.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Истанбул шәһәрендә татар яшьләре милли ашлар буенча беренче тапкыр мастер-класс үткәрде. Бу хакта Төркиядәге милләттәшебез Айгөл Галиуллина сүзләренә сылтама белән "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мастер-класста итле бәлешне төрек аш-су остасы Ясин пешергән. Ясин татарча сөйләшергә өйрәнгән. Хәзер милли ризыкларыбызны пешерү серләренә төшенә.

"Бу очрашу — татарча сөйләшү, аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды", ди Айгөл. Ясинга бәлеш пешерергә татар яшьләре булыша. Кызлар калфак киеп, алъяпкычларын ябып килгән.

Татарча җырлар да җырлаганнар. Бәлеш пешеп чыккач, самавыр куеп, бергәләп җыелып чәй эчкәннәр. Бәлеш янына кыстыбый да, пилмән дә әзерләгәннәр.   

Яшьләргә мондый очрашуны оештыруда Төркиядәге милләттәшебез Гөлтән Ураллы булышкан.