Төмәндә татарлар күпләп яши торган районда китап фонды ачылды

Биредә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә татар телен өйрәнү курслары, “Урал бизәкләре” түгәрәге дә булачак.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Төмән шәһәренең татарлар күпләп яши торган Кугалы микрорайонында татар китаплары фонды эшли башлады. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

18 нче китапханәдә урнашкан фондта әлегә 550ләп китап бар.

"Өлкәбез шагыйрьләре, язучыларыбызның, галимнәребезнең китапларын, өй китапханәләрендә булган татар китапларын да алып килергә мөмкин", диелгән әлеге хәбәрдә.

Биредә мәктәпкә әзерлек төркеме эшли. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә татар телен өйрәнү курслары, “Урал бизәкләре (роспись)” түгәрәге дә булачак.