Шамил Бикчәнтәев: Интернетта татар китапларын уку гомумтатар проектына әверелергә тиеш

Санкт-Петербургның "Мирас" мәдәният үзәге татар яшьләре интернетта татар язучылары китапларын уку проектын башлап җибәрде.
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Санкт-Петербургның “Мирас” Татар мәдәният үзәге татар язучыларының әсәрләрен таныткан “Тотальная читка” проектын башлап җибәрде. Быел сентябрь аенда гына үз ишекләрен ачкан “Мирас” үзәгенең җитәкчесе Альбина Фахразиева “Татар-информ”га белдергәнчә, интернет мәйданында үткәрелүче проектының максаты – татар язучыларының иҗаты, татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, фикер алышу. 
 
Альбина Фахразиева Санкт-Петербургта татар теле дәресләре дә алып бара. “Татар әдәбияты белән таныштырганда укучыларыма татар язучылары әсәрләрен русчага тәрҗемәдә укырга тәкъдим иткәнем бар. Үзем дә андый китапларны туплыйм. “Тотальная читка” проектын “Мирас” үзәге активисты Шамил Бикчәнтәев башлап җибәрде, кайсы китапларны укырга – ул сайлый. Петербург татар яшьләре арасында Шамил – әйдәп баручы, лидер буларак билгеле. Без аның белән горурланабыз һәм яңа идеяләр, яңа проектлар көтәбез!” – дип сөйләде Альбина Фахразиева.
 
 
“Тотальная читка” проекты сентябрь азагында башланган. Алдан килешенгән тәртип буенча, аңа кушылган кешеләр ике атна дәвамында татар язучыларының әсәрләрен укый. Һәр әсәр турында фикер язу мәҗбүри. Соңыннан иң кызыклы фикер язучыга бүләк тапшырыла. Беренче тапкыр Әмирхан Еники повестьлары, Гадел Кутуйның “Неотосланные письма” (“Тапшырылмаган хатлар”), Муса Җәлил хатлары, Нәби Дәүлинең “Между жизнью и смертью” (“Яшәү белән үлем арасында”), Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал” әсәрләрен укырга тәкъдим ителгән. Шамил Бикчәнтәев аңлатканча, көнгә 30 минут вакытны китап укуга багышлап, фикерләрне пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә язарга кирәк.
 
“Безнең илдә күпләр татар әдәбияты белән таныш түгел. Бу проектны башларга, беренче чиратта, шул этәргеч бирде. Башта без аны “Мирас” мәдәният үзәгендә йөрүчеләр арасында гына оештырырга уйлаган идек, ләкин интернетта ул киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Хәтта проектта катнашырга дип кенә түгел, ә без тәкъдим иткән татар язучыларының әсәрләрен үз теләкләре белән укучылар да барлыкка килде. Ләкин без бүген юлыккан кыенлык – беренчедән, татар язучыларының әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә аз һәм, икенчедән, татар язучылары китапларын электрон рәвештә табуы кыен”, - дип сөйләде Шамил Бикчәнтәев “Татар-информ”га. Шамил әсәрләрнең электрон версиясен “ВКонтакте” челтәрендә “Тотальная читка 2017” төркеменә урнаштыра.
 
“Бер сессиядә без 6-8 әсәр алырга тырышабыз. Беренче сессиядә татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемәдә укыдык. Бөтен кеше дә татар телен камил дәрәҗәдә белми бит. Икенче сессия 23 октябрьдә башланды, анда инде без татар телендәге әсәрләрне дә керттек. Бу китаплар татар телен өйрәнүчеләргә дә ярдәм булыр дип көтәбез. Иң мөһиме – татар язучыларының әсәрләрен укыганда кичергән хисләр һәм алар белән уртаклашу мөмкинлеге. Минемчә, татар язучылары китапларын уку милли үзаңны үстерүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуга йогынты ясый”, - ди Шамил Бикчәнтәев.    
 
Беренче сессиянең аудиториясен өйрәнү күрсәткәнчә, проект белән бигрәк тә 24-35 яшьлекләр кызыксынган. Аудиториянең 40 проценты сессиягә кушылган. Шуларның 20 проценты бөтен китапларны укып, бөтен биремнәрне үтәп, азакка кадәр җиткән. 
 
23 октябрьдә башланган икенче сессиядә укырга тәкъдим ителгән китаплар – Ренат Мөхәммәдиевнең “Тишина”, “Свои люди”, “Татарча бәхет”, Әмирхан Еникинең “Красота”, “Невысказанное завещание”, “Тынычлану”, Габдулла Тукайның “Сказки”, “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”, Рөстәм Кутуйның “Букинист на университетской”, “Зеркало с трещиной”, “Нихаль”, “Первое свидание” әсәрләре. Әгәр аларны тиз арада укып чыгучылар булса, өстәмә рәвештә Гаяз Исхакыйның “Татар гакылы”, “Исчезновение, 200 лет спустя” әсәрләрен укырга киңәш ителә.
 
Санкт-Петербургның татар яшьләре җыелышып китап уку – киләчәктә гомумтатар проектына әйләнер дип өметләнә.
 
 
“Бу проект татар телен белмәгән, ләкин тел белән кызыксынган кешеләр өчен татар теленең үзенчәлекләрен, чагыштыруларын, татар язучыларын, әдәбияттагы төп темаларны, милли юморны аңларга мөмкинчелек бирә дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклаша Альбина Фахразиева. – Минемчә, бу проект киләчәктә түләүле булырга тиеш, һәм ул Петербург белән генә чикләнмәскә, ә дөньякүләм булырга лаек. Шулай ук аның бүләк фонды булса дөрес. Әгәр дә һәрбер катнашучы әгъзалык кертемен түләсә (мәсәлән, 300-500 сум), проектта җиңүче (үзенең язма фикере буенча иң күп “лайклар” җыючы) барлык акчаны үзенә алачак. Бу – проектта катнашуга җитди мөнәсәбәт тудырырга – фикерне вакытында язарга, проекттан төшеп калмаска, татар телендә укыр өчен көненә 30 минут вакыт табарга этәргеч бирәчәк. Әлегә проектның икенче этабы гына һәм ул бушлай”.