news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакле Кыргызстанда сәхнәләштерелгән

Биредә премьераны җылы кабул иткәннәр, тамашачылар арасында Чыңгыз Айтматовның апасы — Кыргызстанның халык язучысы Роза Айтматова да булган.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кыргызстанның Бакен Кыдыкеева исемендәге Яшь тамашачылар Дәүләт театрында татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакле премьерасы булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова сөйләде.

«Театр белгече Людмила Молдалиева билгеләп үткәнчә, спектакль югары дәрәҗәдә кабул ителгән, режиссерлык һәм актерлар эше һәм, әлбәттә, эчтәлекле сюжет кызыксыну уяткан. Спектакльне тамашачылар да җылы кабул иткән», — ди Хабетдинова.

Миләүшә Хабетдинова быел репрессия еллары башлануга 90 ел узганын билгеләп үтте.

Премьерада Чыңгыз Айтматовның апасы — Кыргызстанның халык язучысы Роза Айтматова булган. «Роза Айтматова спектакльне хуплады һәм театрның һәр гаиләгә диярлек кагылган авыр, фаҗигале теманы күтәрүен әйтте. Ул нык тәэсирләнгән иде, спектакльне караганнан соң, Роза ханым иртә вафат булган әтисе, аларның гаиләсенә кагылган авыр сынаулар турында хатирәләрен искә алды», — диде Хабетдинова.

Роза Айтматова спектакль куючыларга рәхмәтен белдергән. «Бер гаилә язмышы мисалында 20 елдан артык дәвам иткән шул дәһшәтле еллар гәүдәләндерелә алган. Бу зур осталык», — дигән ул.

Аяз Гыйләҗев (1928-2002) — язучы, драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан университетында укыган вакытта кулга алынып, ул 6 ел вакытын төрмәләрдә һәм лагерьларда иза чигеп үткәрә. 1955 елда азат ителә һәм реабилитацияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100