Төмәннән Ринат Насыйров: Татар теле укытучысы дәрәҗәсе бүтәннәргә караганда түбән

Ул татар укытучысы, татар мәктәбе директорын яклаучы структура кирәклеген әйтте.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров татар теле укытучыларының дәрәҗәсе түбән булу проблемасын күтәрде. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ул онлайн режимында катнашты.

«Татар теле укытучысына түләү тарифлары, башка фән укытучыларына караганда, 25 процентка кимрәк. Авылда татар теле укытучысы дәрәҗәсе бүтән укытучыга караганда түбәнрәк. Аны бит төбәк мәгарифне үстерү институты тәкъдим иткән. Янәсе, татар теле кирәксез тел, 25 процентка азрак түләргә кирәк, диләр», — дип, Ринат әфәнде бу проблемага җитди караш кирәклеген әйтте.

Алар директор, мәгариф департаменты кулы астында эшләүләрен искәртте. «Аларның авызларын, колакларын ачарга журналистларның, татар эшмәкәрләренең дә көче җитми. Авылда торучылар нәүмиз ителгән, урам себерүчедән дә кимрәк дәрәҗәдә яшиләр. Аларны яклаучы оешма да юк, — диде.

Ринат Насыйров сүзләренчә, татар эшмәкәрләрен саклаучы структура бар, ә татар укытучысы, татар мәктәбе директорын яклаучы юк. «Аларның сүзләре дә үтми. Әгәр әти-әниләр ризалашса, бәлки, татар телен куярбыз. Безнең буш вакытыбыз юк инде татар теленә, дип җавап бирәләр аларга», — ди ул.

Аның фикеренчә, татар теле укытучысының дәрәҗәсен мактау кәгазе генә биреп түгел, башка юнәлештә үзгәртү кирәк. «Укытучыларга Төмән өлкәсендә татарлар санын саклый торган кешеләр итеп карарга кирәк. Аларның дәрәҗәсе бүтән булырга тиеш, ә бүген алар курка, җил кайсы якка иссә, шул якка ава», — дип әйтте Ринат Насыйров.