Ринат Насыйров Төмәндә мәктәпләрдә татар телен укыту буенча фикерен әйтте

Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе әйтүенчә, авыл җирендә себер татарлары туган телләрен белә, ә әдәби тел буенча проблемалар арта.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров фикеренчә, Төмәндә себер татар телен факультатив итеп кертергә, ә әдәби татар телен ФГОС (федераль белем бирү стандартлары) буенча көчәйтергә кирәк.

Аның сүзләренчә, себер татар теле өчен борчылырга кирәкми. «Алар телләрен безгә караганда яхшырак саклый, авыл җирендә себер татарлары туган телләрен белә, ә әдәби тел буенча проблемалар арта», — диде Ринат Насыйров «Татар-информ» да матбугат конференциясендә.

«Беркайчан да әдәби тел себер татар теленә авырлык китермәде, аның аркылы аралаштык, аның аркылы үзебезне татар халкы итеп күрдек. Себер татар телендә китаплар чыга, шөкер. Себер татарлары булган галимнәр, 20дән артык фән кандидаты Татарстанда академия аркылы хезмәтләрен якладылар, Төмәндә фәнни элита булып оештылар», — диде ул.

Төмән өлкәсенең Вагайск районы Осиново мәктәбе директоры урынбасары, рус теле укытучысы Алсу Кучумова әдәби тел мәктәптә 2 нче сыйныфтан укытылуын әйтте.

«Туган тел буларак татар телен әти-әниләр сайлый. 1нче сыйныфларда ул түгәрәк кебек, 2нче класстан дәрес буларак өйрәнелә. Татар теле атнасына ике, әдәбият бер сәгать керә», — дип белдерде.