news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург администрациясе Төньяк башкалада «Татар үзәге» булдыру өчен бина биргән

«Татар үзәге»ндә китапханә, хореография үзәге, татар теле курсларын үткәрү өчен махсус урыннар булачак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербург администрациясе Төньяк башкалада «Татар үзәге» булдыру өчен 300 квадрат метрлы бина биргән.

 «Шәһәр администрациясе татарларга Чайковский урамында 300 квадрат метрлы зур бина бирде. Ул бина „Татар үзәге“ буларак эшләп китәр дип өметләнәбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы бинаны ремонтларга матди яктан булышты һәм хәзерге вакытта ремонт эшләрен төгәлләп киләбез», — диде «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Бина быел ачылачак, ләкин Ренат Вәлиуллин ачылу датасын төгәл әйтә алмады. Ул, бар эшләр дә тәмамлангач, үзәкне ачу тантанасына Татарстаннан да кунаклар чакырылачагын белдерде.

«Бу үзәк безгә күптәннән кирәк иде. Әлеге эшне күтәреп, үзебезнең милли оешма җитәкчеләре шушы эшне башлап озак йөрделәр һәм менә, ниһаять, без инде бу үзәк булачак дип курыкмыйча әйтә алабыз. Иншалла, ул үзәк Петербургта булачак», — диде Ренат Вәлиуллин.

300 квадрат метрлы тарихи бина махсус сакланыла торган зонага кергән, шуңа күрә эчендә зур итеп үзгәртеп корулар ясап булмый икән. Анда зур гына китапханә, хореография үзәге өчен махсус бүлекләр булачак. Шулай ук «Татар үзәге»ндә татар теле курсларын үткәрү өчен махсус урыннар һәм зур конференц-зал эшләргә җыеналар.

«Интерактив бер музейны булдыру планнары бар. Анда инде ансамбльләр, театр студияләре эшли башлады. Хәзерге вакытта гына да зур сәхнәгә чыгарлык тулы 5 татар ансамбле бар. Әле 6 ел элек кенә аларның берсе дә юк иде, ә хәзер баянчыларыбыз, биючеләребез, җырлаучыларыбыз бар. Театр студиясе оешып бетеп ята, спектакль куела башлау белән анысы хакында да зур итеп хәбәр итәргә планлаштырабыз», — дип сөйләде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100