Омскида "Иң яхшы азан әйтүче" бәйгесе узачак

Билет сатудан җыелган акчалар аз керемле гаиләләргә бүләкләр алуга тотылачак.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). 9 август көнне Омск шәһәрендә "Иң яхшы азан әйтүче"не ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның "Мәдәният" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйге Корбан гаете уңаеннан уздырыла һәм балалар арасында булачак. 
 
Программада шигырьләр, "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбленең һәм казах мәдәни үзәкләре башкаруында мөнәҗәтләр каралган. 
 
Билет сатудан җыелган акчалар аз керемле гаиләләргә бүләкләр алуга тотылачак, диелә хәбәрдә.