Татар кызы Гөлназ Азнабаева "Екатеринбург гүзәле" бәйгесендә катнаша

Конкурста 28 кыз үзара көч сынашачак.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татар кызы Гөлназ Азнабаева "Екатеринбург гүзәле" бәйгесендә катнаша. Конкурс 10 августта узачак, дип яза "Урал татарлары" сайты. 
 
Матурлык бәйгесендә 28 кыз үзара көч сынашачак. Алар арасында милләттәшебез дә бар. 
 
Гөлназ Азнабаевага 24 яшь. Ул бухгалтерлык белгечлеге алган, магистратура тәмамлый.