Казахстан башкаласы Сабан туен бәйрәм итә

Чарада Татарстан һәм Казахтан артистлары чыгышларын, милли көрәшне тамаша кылырга мөмкин.
(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 30 июнь көнне Казахстан башкаласында Сабан туен бәйрәм итәләр. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Таң" оешмасы хәбәр итә. Сабан туенда Татарстан һәм Казахтан артистлары чыгышларын, милли көрәшне тамаша кылырга мөмкин. Шулай ук татар түбәтәйләре күргәзмәсен күрергә, татар милли ризыкларыннан авыз итәргә була, диелә хәбәрдә.