Туган як турында китаплар авторы – укытучы

Ялутор районы Аслана мәктәбенең ветеран укытучысы Рафаил Магжанов соңгы ике елда өч саллы китап иҗат итеп дөньяга чыгарды
(Төмән, 30 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Элек тә, соңгы елларда да хезмәт вазифаларым буенча Ялутор районының төбәк милли мәгарифе тарихында төп урыннарның берсен алып торган Аслана мәктәбендә күп мәртәбәләр булганым бар.
Шушы ук районның Идел буе татарлары килеп нигез салган Күлик авылында туып үскән, Аслана мәктәбендә урта белем алган, педагогик хезмәтен шушы ук мәктәптә пионер вожатые булып башлап, лаеклы ялга чыкканга кадәр тарих фәнен укыткан Рафаил Магҗановны күптән беләм. Аслана мәктәбенең элекке укытучыларыннан иң якын булып калганы да улдыр, чөнки читтән мәктәпкә килеп төшкән кеше белән ул сөйләшеп туймый, дөнья хәлләрен укып кына түгел, күп йөргән кешеләрнең үзләреннән ишетеп беләсе, үз фикерләре белән уртаклашып каласы килә. Шушы мәктәптә дистәләгән еллар буе татар телен югары дәрәҗәдә тоткан хатыны Асия дә бай, киң күңелле кеше, бу гаиләдә иҗат дәрте әле дә сүнми.
Андый кешеләр лаеклы ялга чыккач та тик ятмыйлар, икенче сулышка ия булгандай, иҗади эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр, я ветераннарны җыеп-туплап җәмгыятькә файдалы эшләр башкаралар, я музей оештыралар, я китап язалар.
Шундыйларның берсе – Рафаил Исмәгыйль улы Магҗанов.
Асланага күптән түгел барып чыгуымны ишетеп, миңа зур бүләген күтәреп йөгереп килеп җитте Рафаил. Соңгы ике ел эчендә журнал форматында өч калын китап чыгарган ул. Рус телендә язылган булса да, китаплары Ялутор районы татарлары турында. Архив материалларын, төрле елларда матбугатта чыккан язмаларны нигез итеп алып, Рафаил якташларының реаль тормышын, аларның хезмәт батырлыгын, бу төбәкнең милли мәгарифе тарихын, мәдәнияте үсешен, аның бүгенге халәтен күрсәткән. Китаплар төрле елларда төшерелгән фотолар белән тулыландырылган.
Ике томнан торган “Родные просторы” исемле китабында Аслана, Күлик, Күлавыл, Кызыльяр, Пумаир, Рәүде авылларының тарихы һәм тормышы турында кызыклы һәм гыйбрәтле материаллар тупланган.
“История Асланинской школы в документах и иллюстрациях” дигән китабы – үзе бер зур хәзинә. Өлкәдә урта татар мәктәпләренең беренчеләре булып ачылган, күп кенә танылган шәхесләр укыткан, бик күп күренекле кешеләр тәрбияләп чыгарган Аслана мәктәбе тарихына бөтен Себер татар мәгарифенең тарихы һәм язмышы да барып тоташа, чагыла, дияргә була.
Бу мәктәптә соңрак Тубыл районының Хуҗайлан мәктәбен күп еллар җитәкләп РСФСР ның атказан укытучысы дәрәҗәсенә күтәрелгән, “Иртеш таңнары” романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган Якуб Зәнкиев, Татарстан укытучылар белеме институтының тарих кабинеты белән күп еллар җитәкчелек иткән педагог, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиаскәр Хәмитов, Тубыл татар педагогия училищесының соңгы елларында аның белән җитәкчелек иткән Зиннур Бекшенев, шушы мәктәп белән күп кенә еллар җитәкчелек итеп, укучылар белән бергәләп үзе Казанда, Оренбург өлкәсендә һәм башка якларда истәлекләр, экспонатлар эзләп табып, Муса Җәлил музеен, соңрак аның эшчәнлеген Каһарман-шагыйрь исемендәге төбәк тарихы музее дәрәҗәсенә күтәреп оештырган Искәндәр Янтимиров һәм башка бик күп күренекле шәхесләр эшләгән. Алар турындагы мәгълүматлар, аларның иҗади эшчәнлеген ачкан язмалар да дөнья бәясенә тора.
Моңа кадәр Рафаил туган авылы Күлик турында беренче китабын чыгарган иде инде. Соңгы китаплары белән генә иҗади эшен туктатырга җыенмый бугай ул, моны аның кайбер сорауларыма серле елмаюы белән җавап бирүеннән аңларга була иде.
Рафаил Магжанов кебек кешеләр белән очрашкан саен, соңгы елларда төбәк милли үсешендә нинди генә югалтулар, киеренке хәлләр булып тормасын, Себер алга таба үсеш мөмкинлекләрен югалтып бетермәгән әле, иҗат чишмәләре саекмаган әле аның, дигән уйга киләсең.