Россиядәге татар авылларын нинди проблемалар, ихтыяҗлар берләштерә?

Бүген «Татар-информ» сайтында узачак видеоконференциядә шул хакта сүз барачак
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының узган елның декабрендә Казанда үткән IV корылтаенда конгрессның Башкарма комитеты ил күләмендә эре татар авыллары ассоциациясен булдыру идеясе белән чыккан иде. Бу тәкъдим съезд эшендә катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиевтә дә яклау тапты. Ниһаять, бу хыял чынга ашты. Узган ял көннәрендә Актанышта Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясен оештыру конференциясе үтте. Анда ассоциациянең Уставы расланып, аның советы төзелде.
Россиянең төрле төбәкләренә сибелеп урнашкан татар авылларын бүген нинди проблемалар, ихтыяҗлар берләштерә? Аларны бер оешмага туплау нәрсә бирәчәк? Бүген «Татар-информ» сайтында татар телендә онлайн режимында узачак видеоконференциядә шул хакта сүз барачак. Студия кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән конгрессның Россиядәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире, Татар авыллары ассоциациясе шурасы әгъзасы Марс Тукаев. Видеоконференция 14 сәгать 20 минутта башлана.