Воткинск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе 10 еллык юбилеен бәйрәм итте

Чарада Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый оешмаларыннан 150дән артык вәкил катнашты.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе 10 еллык юбилеена багышланган кичә булды.

Чарада Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый оешмаларыннан 150дән артык вәкил катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән котлау мөрәҗәгате тәкъдим ителде. Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды.