Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда шамаилләр белән таныштырдылар

Лекцияне КФУның Социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының фәлсәфә укытучысы Илшат Гыймадиев үткәрде.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татарларның һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы” музей-мемориаль комплексында “Сәяхәтләр юлы. КФУның этнографик музееның шамаилләре” күргәзмәсе кысаларында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар шамаилләренә багышланган лекторий оештырылды.

"Бәлки, якын киләчәктә иске татар шамаилләрен китап итеп тә бастырырбыз. Миңа калса, бүгенге көндә шамаилләр турында Рөстәм Шәмсутовның “Слово и образ в татарском шамаиле” (“Татар шамаилендә сүз һәм образ”) китабы әлеге өлкә белән кызыксынучылар өчен зур үрнәк булып тора”, – диде ул.

Лекцияне КФУның Социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының фәлсәфә укытучысы Илшат Гыймадиев үткәрде.

Күргәзмәгә коллекцияләрне Ш.Мәрҗани исемендәге фонд тәкъдим иткән, башта ул Мәскәүнең көнбатыш музеенда тәкъдим ителгән. 

Шамаил – диварда эленеп торучы Коръән сүзләре. Фән ягыннан ул гарәп каллиграфикасында нигезләнгән дини рәсем дип санала. Илшат Гыймадиев фикеренчә, иске татар шамаилләрендә очраган иң популяр текст – “Аятел-көрси” аяте: “Шамаил” гарәпчәдән сыйфат, яхшы дәрәҗә сүзләренең күплек саны белән тәрҗемә ителә. Күп очракта, “шамаил” сүзе Мөхәммәд пәйгамбәр исеме белән кулланылган. Ә фарсы телендә “шамаил” изге рәсем дигәнне аңлата. Татарлар шамаилне еш кына бөти, ләүхә, нәкыш, йорт догасы дип йөрткән”, – дип белдерде укытучы.

Илшат Гыймадиев кулдан эшләнгән шамаилләр традициясенә дә тукталып узды: “Алар пыялада эшләнелгән, рәсемне пыяланың икенче ягыннан буяганнар. Кызганыч, болар фән өчен совет чорында ясалган әйберләр генә. Композицион яктан ул вакыттагы шамаилләр барысы да бертөрле – текст бик аз, чөнки аны пыялага ясавы кыенлык тудыра. Күбесенчә “мәшәаллаһ”, “бисмиллаһ” сүзләре һәм “Аятел-көрси” аяте төшерелгән”, – ди ул.

Галимнәр фикеренчә, Урта Идел буенда пыялада ясалган шамаилләр XIX гасырның II яртысында барлыкка килгән. Бу турыда Каюм Насыйри үзенең истәлекләрендә теркәп калдырган. Пыялада рәсем ясау сәнгате көнбатышта да булган.

Озак та үтми, шамаилләрне басмаханәләрдә нәшер итү мөмкинчелеге туа. Танылган тюрколог, Казан Император университеты галиме Н.Ф.Катанов истәлекләрендә “шамаилләр ун меңнән кырык сигез мең данәгә хәтле басыла, аларны татарлар тиз арада сатып алып бетерә” , – дип яза.

Илшат Гыймадиев изге урыннар сурәтләнгән шамаилләр барлыгын искәртте: “Аеруча Мәккә, Мәдинә, Иерусалим, өлешчә Дамаск, Болгар, Истанбул шәһәрләрен ясау модага кергән булган. Шулай ук дини эчтәлектәгеләре дә очрый. Анда фәкать аятьләр, догалар гына төшерелгән. Билгеле бер пәйгамбәрләргә генә багышланган шамаилләр бар”, – диде ул.

Шунысы игътибарга лаек: күргәзмәдә тәкъдим ителгән кайбер шамаилләрдә каллиграфик сүзләр бөтенләй юк, бары тик рәсемнәр генә ясалган. “Алар да шамаилгә керәме?” дигән сорауга Илшат Гыймадиев: “Әгәр дә ул шамаил форматында, шамаилләр белән бергә бер үк нәшриятта басылып чыккан икән, без аларын да шамаилгә кертеп карыйбыз. Миңа калса, ул шамаилнең бер төре”, – дип җавап бирде.

Илшат Гыймадиев шамаилләр белән кызыксынучыларга Рөстәм Шәмсутовның “Слово и образ в татарском шамаиле” (“Татар шамаилендә сүз һәм образ”) китабын укырга киңәш итте.