Казакъстан татарлары халыкара конференциягә әзерләнә

Казакъстан татарлары халыкара конференциягә әзерләнә

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Казакъстанның Усть-Каменогорски, Семипалат шәһәрләренең татар мәдәни үзәкләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Астана шәһәрендәге “Идел” Казакъстан татарлары ассоциациясе, Көнчыгыш Казакъстан халыклары кече ассамблеясы 2006 елның 19-21 май көннәрендә Усть-Каменогорски шәһәрендә “Себер һәм Казакъстан татарларының материаль һәм рухи мәдәниятен формалаштыру тарихы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырачак.

“Татарская рассылка” хәбәр итүенчә, конференциядә “Казакъстандагы татар диаспорасының гомуми тарихы”, “Совет чорыннан соңгы җәмгыятьтә һәм ерак чит илләрдә татар диаспоралары”, “Бүгенге Россиядә татарлар”, “Казакъстан татарлары мәдәнияте: тарих һәм бүгенге көн”, “Себер һәм Казакъстан татарларының социаль-демографик үсеше һәм ассимиляция проблемалары”, “Татар теле үсешенең проблема һәм перспективалары” дигән темалар каралачак. Конференциягә әзерлек инде башланган һәм анда һәр теләгән кеше катнаша алачак.