news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Бәйрәмдә Әминә Яхинаның татар телендәге «Аккошым минем» пьесасы буенча яңа спектакль күрсәтелде.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелде. Ул Тимер юл районы татар милли-мәдәни автономиясе советының җитәкчесе, Ульяновск шәһәре Думасы депутаты Рамил Абитов ярдәмендә оештырылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бәйрәмдә Әминә Яхинаның татар телендәге «Аккошым минем» пьесасы буенча яңа спектакль күрсәтелде. Аны «Нур» халык коллективы җитәкчесе Җәмилә Мифтахова сәхнәләштергән.

Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин үзешчән артистларга бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100