news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мәдәни үзәгендә татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзине искә алдылар

Драматург пьесалары авыл тормышына, беренче мәхәббәт, яшьлек хыялларына, хисләрнең чисталыгына, дуслыкка багышланган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар милли-мәдәни үзәге китапханәсендә Мирхәйдәр Фәйзине искә алу кичәсе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә күрсәтелгәнчә, Мирхәйдәр Фәйзи үзенең иҗат юлын Октябрь революциясенә кадәр үк башлаган. Татар театры тарихында беренче музыкаль драма - «Галиябану» спектакле куелышыннан соң ул гомуммилли танылу ала. Кайберәүләр әсәрне «Ромео һәм Джульетта»ның татар варианты дип тә атый.

Китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева Мирхәйдәр Фәйзи тормышы, татар һәм башкорт милли театр сәнгатен торгызудагы роле турында сөйләде, ә татар милли-мәдәни үзәгенең иҗат коллективлары артистлары аның спектакльләреннән музыкаль әсәрләр башкарды.

«Галиябану» җырын җырчы Зәйнәб Сөләйман, «Асылъяр»ны Рәфыйк Вәлитов һәм Хәмисә Хөсәенова, «Ак Калфак» спектакленнән «Хәмдия» һәм «Сөмбел» җырларын баянчы Илдар Фәтхуллин һәм «Татар моңнары» ансамбле башкарды.

Мирхәйдәр Фәйзинең туганнары турында Зөлфия Хәлилова мәгълүмат бирде.

Кичә төрле татар театрларында Фәйзи пьесалары буенча куелган спектакльләр турында сөйләшеп, хатирәләр дулкынында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100