Киров өлкәсенең «Идел» халык җыр ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтте

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбльне Илгиз Халиков котлады.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә «Идел» халык җыр ансамбленең 30 еллык юбилей чарасында катнашты.

Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбльне котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.